Кошман авылында яшәүче кадерле кешебез ФӘНИС ФӘРИТ УЛЫ ХӘЙРУЛЛИН 9 МАЙДА 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Кадерледән-кадерле газиз улым! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән кайнар котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Игелекле һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел син. Сабыр холкың, киң күңелең, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яуладың. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы телибез. Үзең кебек уңган тормыш иптәшең Зөлфия белән парлап канат кагыгыз. Кызларың, кияү, оныгың гел шатландырып кына торсын. Якыннарыңның игътибарын, игелеген күреп яшәргә язсын! Бүгенгедәй тормыш гамен, яшәү тәмен җуймыча, көр күңелеңне югалтмыйча яшә. Син – безнең тормышыбызны ямьләүче ныклы терәгебез, киңәшчебез. Кадерледән-кадерле син безнең өчен.
Шатлык-сөенечләр юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Ходай сине безнең өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Юллар кебек озын гомер сиңа,
Кайгы җиле тимәсен!
Заман кыраулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен!
Изге теләкләр белән: әниең Сания. Котлау сүзләренә бертуган энеләрең Рәмис, Радик, Рамил, тормыш иптәшләре Раилә, Илһамия, Резедә, аларның балалары да кушыла.
Нет комментариев