Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Кушкүл авылында гомер итүче кадерле әниебез МАРИЯ НИКОЛАЕВНА һәм әтиебез ВЛАДИМИР ИЛЬИЧ РАДИОНОВЛАРНЫҢ туган көннәре – 65 яшьлек юбилейлары.

18 октября 2018, 09:05

979

0

0

Кушкүл авылында гомер итүче кадерле әниебез МАРИЯ НИКОЛАЕВНА һәм әтиебез ВЛАДИМИР ИЛЬИЧ РАДИОНОВЛАРНЫҢ туган көннәре – 65 яшьлек юбилейлары.

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әти-әниебез! Cезнең гомер бәйрәмегез – безнең өчен икеләтә туган көн. Сез булмасагыз, без дә булмас идек, сез тумасагыз, без дә тумас идек. Бүгенге көндә ихтирамлы кешеләр булып, тормышта үз урыныбызны табуыбыз, безнең генә түгел, сезнең дә уңышыгыз. Булганыгыз өчен, парлы тормыш корганыгыз өчен, безгә гомер биргәнегез өчен рәхмәт сезгә! Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу итегез. Инде үзебез әти-әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда сез бар. Дөньяда иң кадерле кешеләрнең берсе сез, чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз үзегезне. Булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Озын гомер сезгә! Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Бу чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле, акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олы кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе,
туганнарыгызның хөрмәтле үрнәк өлгесе булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чорыгыз. Юбилеегыз белән сезне! 65 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!
Сез булганга яшәвебез ямьле,
Игътибарыгыз безгә көч бирә.
Матур көннәрне озайтып
Яшик әле шулай гел бергә.

Сезне яратып балаларыгыз: улыгыз Руслан, киленегез Людмила, оныкларыгыз Регина, Полина, кызыгыз Людмила оныгыгыз Руслан, кызыгыз Татьяна, киявегез Илья, оныкларыгыз Кирилл, Глеб.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев