Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Кышның иң матур мизгелендә дөньяга килеп, гомер йомгагын сүтә-сүтә 80 яшенә җитүче Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле кешебез Миңнехан Нәҗип улы Гыйльмуллинның 1 гыйнварда олуг юбилее

31 декабря 2018, 22:34

1079

0

0

Кышның иң матур мизгелендә дөньяга килеп, гомер йомгагын сүтә-сүтә 80 яшенә җитүче Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле кешебез Миңнехан Нәҗип улы Гыйльмуллинның 1 гыйнварда олуг юбилее

Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Әниебез белән безне, кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, кайгыртканың өчен, бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, онык­ларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, безнең шатлыкларга куанып, тигез гомер кичерегез. Алдагы көннәреңдә сау-сәламәт булып, шатланып, сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен! 
Әтиебез-безнең кадерлебез 
Без бәхетле җирдә син барга. 
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә 
Туган көнең белән котларга. 

Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың. Бу котлауга әниебез һәм барлык туганнарыбыз да кушыла. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев