Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Мәлки авылында гомер итүче кадерле кешеләребез, туганнарыбыз, әниебез МАРИАННА АЛЕКСЕЕВНА ВОРОБЬЕВАНЫҢ 1 ноябрьдә туган көне, әтиебез МИХАИЛ ВИЛЬГЕЛЕМОВИЧ ВОРОБЬЕВНЫҢ 6 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее.

02 ноября 2018, 07:49

1138

0

0

Мәлки авылында гомер итүче кадерле кешеләребез, туганнарыбыз, әниебез МАРИАННА АЛЕКСЕЕВНА ВОРОБЬЕВАНЫҢ 1 ноябрьдә туган көне, әтиебез МИХАИЛ ВИЛЬГЕЛЕМОВИЧ ВОРОБЬЕВНЫҢ 6 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән матур юбилеегыз, туган көнегез белән котлыйбыз. Сез киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр, гаиләдә горурланырлык әни һәм хатын, әти һәм ир, сабыр, кешелекле, ягымлы туганнарыбыз. Һәрва-кытта да шулай изге күңелле булып калыгыз. Сезгә бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Киләчәктә дә эшегездә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыгызның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Иртә таңда чыккан кояш
Көн дә сезгә бәхет китерсен.
Матур булсын сезнең тормыш юлыгыз,
Кайгы җиле бер дә исмәсен.
Бәйрәмегездә изге, матур хисләр
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.

Иң изге теләкләр белән: балалары – Аида-Александр, Василиса; Николай-Ольга, София; Елена, туганнары – Владимир-Татьяна, Галина, Людмила-Рафиль, Ольга-Альберт гаиләләре.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев