Мәлки авылында гомер итүче кадерле туганыбыз Любовь Николаевна Бухарованың 16 апрельдә туган көне

Кадерлебез! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысын, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне эшкә биргән гүзәл зат буларак, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелең яулыйсын, һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да Ходай сезгә –кияү белән икегезгә, туганнарың белән шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын.
Язның матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Әтиеңә, әниеңә
Сөенеч китергәнсең.
Йөзең айдай, сүзең балдай,
Ягымлыдыр карашың.
Ирең ничек яратмасын
Син сандугач баласы?!
Бик күпләрне көнләштереп,
Яшисез бергә-бергә.
Мәхәббәт ялкыннарыгыз
Сүрелмәсен гомергә.
Иң изге теләкләр белән: Казаннан, сине яраткан абыйларың исеменнән, Игорь, Алексей, Надежда апаң, җиңгәйләрең Талия, Елена, Павел кияү, җизнәң Анатолий, племянниклар: Александр, Екатерина, Сабина, Анастасия, Алина, Камила, Максим. Бу котлауга әниең дә кушыла.
Нет комментариев