Морза Бәрлебашы авылында гомер итүче әниебез, дәү әниебез Әлфия Сәлимҗан кызы Садриеваның 1 августта 70 яшьлек юбилее

Кадерле, сөекле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Син туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәт һәм игелек кылып, тормыштан ямь табып, аны башкалар белән уртаклашып, уңышларга куанып яши беләсең. Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әнкәй диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән: кызың Эльвира, улың Шамил, киявең Фирдүс, оныкларың Ранис, Рания. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев