Мөрәле авылында гомер итүче әниебез ӘЛФИЯ САФА КЫЗЫ МОЗАФФАРОВАНЫҢ 2 ноябрьдә 80 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа. Без – биш балаңа гомер биреп, күңел җылысы белән тәрбияләп, бар көчеңне безне кеше итү өчен куеп, янып-көеп яшисең. Безне олы тормыш юлына чыгардың. Бүген дә кайгыртып, киңәшләрең белән ярдәм итеп торасың. Тормыш авырлыкларын күп күрсәң дә, көчле булып кала белдең, сынмадың, сыгылмадың. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә син киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Таң җилләре һәрбер иртә саен
Безнең сәламнәрне китерсен.
Күңелеңә яшәү дәрте бирсен,
Күзеңдәге яшьне киптерсен.
Кулларыңнан синең гөлләр тама,
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
И, әнкәем, һәрчак бәхетле бул.
Нур сирпелсен синең күзеңнән.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияү-киленең, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев