Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Мөрәле авылында яшәүче, гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык Галим Әхмәдулла улы Гыйбадуллинны 80 яшь тулу уңае белән чын күңелебездән кайнар котлыйбыз

05 января 2019, 09:57

1110

0

0

Мөрәле авылында яшәүче, гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык Галим Әхмәдулла улы Гыйбадуллинны 80 яшь тулу уңае белән чын күңелебездән кайнар котлыйбыз

Яраткан әтиебез, дәү әтиебез! 6 баланы аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. 
Әти! Син яшәүдән тәм һәм ямь табасың, һәр гамәлең белән безгә үрнәк. Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, "хәрәкәттә - бәрәкәт" дип яшисең, тик тормыйсың! Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, барыбызга да сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисен. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! 
Без бит сине яратабыз 
Бар өй эчебез белән. 
Горурланаб һәрвакытта 
Газиз кешебез белән. 
Рәхмәт, әти! Бу дөньяда 
Булганың өчен рәхмәт. 
Безне саклап-яклап торган 
Кулларың өчен рәхмәт. 
Ходай сиңа озын гомер, 
Гомерлек шатлык бирсен. 
Кайгы-хәсрәтсез тормыш, 
Бәхетле картлык бирсен. 
Әти! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә! 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларын, кияүләрен, киленнәрең, оныкларың , оныкчыкларын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев