Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче газиз әниебез Хәлимә Фәхертдин кызы Хәйретдинованың 17 майда 50 яшьлек юбилее

17 мая 2018, 09:21

1147

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче газиз әниебез Хәлимә Фәхертдин кызы Хәйретдинованың 17 майда 50 яшьлек юбилее

Тормыш сынауларына бирешми, һаман алга таба карап яшәүче газиз кешебез безнең! Синдәге ихтыяр көченә, тормыш энергиясенә, рух күтәренкелегенә сокланырлык. Тормышта үз урыныбызны табарга булышканың, яшәешнең язылмаган кануннарын өйрәткәнең өчен, без сиңа бик рәхмәтле. Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешеләргә мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел булуың белән безнең барыбыз өчен дә син матур үрнәк. Бүген дә безнең өчен кайгырып, уңыш­ларыбызга сөенеп яшисең. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа, яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. 
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны, 
Хисләреңнең иң-иң яктысын. 
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны, 
Уйларыңның иң-иң татлысын – 
Тик син безгә, безгә багышладың. 
Һәм бүген дә моны аклыйсың. 
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, 
Күңелләрдә булган саф хисләр. 
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр –
Безнең сиңа әйтер теләкләр. 

Сине яратып: улың Раил, кызың Рания, киявең Илнар, кода-кодагыең Миңнур, Рәсимә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев