Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле кешебез Илдар Абдулла улы Шакировның 2 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

02 сентября 2018, 08:34

912

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле кешебез Илдар Абдулла улы Шакировның 2 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Әтиебез, бабаебыз! Ихлас йөрәктән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, сау­лык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, әтиләргә хас йөрәк җылысы белән кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа! Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әни белән тигез гомер кичерегез. 
Гаилә нигезе нык син булганга гына, 
Рәхмәт синең төпле сүзеңә. 
Безгә булган изгелегең, игътибарың 
Савап булып кайтсын үзеңә! 
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек, 
Сине ташламасын гомергә, 
Йортыбызны җылытучы учак, 
Нур сибүче кояш син безгә! 
Сине хөрмәт итеп һәм яратып: 
балаларың Илнар-Айгөл, 

Илшат-Ләйсән, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев