Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле кешебез РИФАТ ГАБДУЛЛА УЛЫ ӘХМӘДУЛЛИННЫҢ 5 декабрьдә 60 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Ихлас йөрәктән гомер бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, жан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәтләр сиңа, әти. Син безнең өчен Һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Күпме булса жирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таныңда.
Йөрәгеңә жыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Иң изге теләкләр белән: әниебез Гөлфирә, кызларың Ләйсән, Ландыш, кияүләрең Фиргать, Радик, оныкларың Фаяз, Рияз, Зәринә, Фирүзә.
Нет комментариев