Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле әниебез Фәүзия Гыйльметдин кызы Зиннәтҗанованың 4 декабрьдә 80 яшьлек олуг юбилее

04 декабря 2019, 08:16

738

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле әниебез Фәүзия Гыйльметдин кызы Зиннәтҗанованың 4 декабрьдә 80 яшьлек олуг юбилее

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Әниебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияү­ләрең, киленең һәм барлык оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев