Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле әтиебез АЗАТ СӘЕТГӘРӘЙ УЛЫ ЗАКИРОВ җәйнең ямьле бер көнендә үзенең күркәм юбилеен – 60 яшьлеген каршылый

Һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы әтиебез, бабабыз! Без сине чын күңелдән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Юбилеең белән кайнар котлап, сиңа җәйге кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, жан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Хезмәт сөючән, тырыш, уңган булуыңа сокланабыз. Алдагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Без-не сөендереп, озын, озак яшә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – зур бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Иң изге теләкләр белән: улың Камил, киленең Рита, оныкларың Наилә, Раил.
Нет комментариев