Олы Кайбыч авылында гомер итүче әтиебез Илдар Биктимер улы Шакировның 27 апрельдә 50 яшьлек юбилее

Кадерле әти! Сине олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, әниебез белән озын-озак бәхетле тигез гомер кичерүеңне телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Иң изге теләкләр генә теләп: кызың Айгөл, киявең Динар, улың Айдар. Безнең теләкләргә әниебез Гөлия дә кушыла.
Нет комментариев