Олы Кайбыч авылында яшәүче әтиебез, дәү әтиебез Альберт Фәсхетдин улы Ярхәмовның 30 мартта 80 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Сине олуг бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әтиебезнең төп тормыш девизы – «Хәрәкәттә – бәрәкәт, хезмәттә – бәхет». Безне – балаларын да, оныкларын да хезмәтне яратырга, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте. Кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, хезмәтен намус белән башкарды. Көчле рухлы, авырлыкларга бирешми, һәркемгә дә ярдәмчел, изге күңелле, гадел булды. Әниебез белән 55 ел бергә гомер итеп, безне – балаларыгызны кадерләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Кадерлебез, иң изге теләкләрне, йөрәктәге иң изге хисләребезне, ихлас күңелдән сиңа юллыйбыз. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Киләчәктә тормышның ямен, тәмен тоеп яшәргә, ныклы саулык, сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Туган нигезебезнең утын сүндермичә, безне каршы алып, озатып калып, акыллы, төпле киңәшләрегезне биреп, киләчәктә дә әни белән гомерегезне берлектә, сәламәтлектә, тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына куанып, игелекләрен күреп, оныкчыкларыгызны сөеп, якыннарыңа кирәк һәм терәк булып яшәргә насыйп булса иде.
Юбилеең белән сине, әти,
Картлык шатлык түгел, димә әле.
Әни, балаларың, оныкларың
Яраталар сине, бел әле.
Әни өчен булдың һәрчак терәк,
Безнең өчен булдың гел үрнәк.
Сез булганда җирдә без бәхетле,
Сез булганда дөнья түгәрәк.
Туган көнең белән, газиз әтиебез,
Кабул итсен Ходай теләкне.
Безгә кирәк булып, өйгә терәк булып,
Яшә, әти, йөзгә җиткәнче.
Иң изге теләкләр белән: әниебез, балаларың, онык-оныкчыкларың, барлык туганнар һәм кода-кодагыйларың.
Нет комментариев