Салтыйган авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләребез ФЛЕРА ГАЙНАН КЫЗЫ һәм РИМ НУРГӘРӘЙ УЛЫ БИКЧӘНТӘЕВЛАР 26 декабрьдә бриллиант туйларын – 60 ел тату гомер итү көннәрен билгеләп үтәләр

Алтын йөрәкле әти-әниләребез! Бриллиант туй бәйрәме – сезгә, 60 ел элек күкләрдә укылган никахка тугрылыгыгыз өчен, Аллаһы Тәгалә бүләгедер. Кадерлеләребез, сез һәрьяклап уңган, тырыш, гадел, сабыр канатлы. Күңел матурлыгыгызны, йөз күркен еллар шавы да, борма-борма аккан гомер елгалары да юа алмаган, сез һаман да сөйкемле, мәхәббәтле, шат күңелле. Кояштай илаһи бер нур чәчеп торган әниебезне, уңган-тырыш, гадел әтиебезне күрергә күңел ашкынып, сагынып тора. Сезнең безгә кылган изгелекләрне бернинди бизмәннәр дә үлчи алмас. Үткән гомерегезнең һәр мизгелен иң кадерле ядъкәр итеп саклыйсыз, безгә, балаларыгызга, онык-оныкчыкларыгызга тормыш авырлыкларын җиңәргә, җиңелмәскә, горур булырга өйрәтәсез. Сез булганда, без очар канатлы, шат күңелле, өмет йолдызлы, бәхетле булырбыз. Киләчәктә дә олы таянычларыбыз, сынмас-сыгылмас ныклы җан терәгебез булып калыгыз. Гомерләрне санамыйча, бәхетле көннәрдән генә торган тормыш агымына ияреп агыйк әле, кадерлеләребез! Таңнарның алсуы, тормышның матуры әле алда булсын!
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, җылы йортыбыз.
Чәчегезгә бәсләр кунса да,
Сез бүген дә әле яшь безгә.
Бәхет-шатлыкларда, саулыкта
Яшәгез сез парлап, гел бергә.
Иң изге, саф, пакь теләкләр белән: уллары, кызлары, кияүләре, киленнәре, онык-оныкчыклары.
Нет комментариев