Урсак урманчылыгында яшәүче кадерле кешебез, әтиебез Рузалит Хәтәм улы Насыйровның 13 мартта гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

Әти! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Ходай биргән гомереңне исәнлектә-саулыкта, кайгы хәсрәт күрми, киләчәктә дә гаиләбезнең ныклы терәге булып, әниебез белән тигезлектә, балалар, оныклар игелеген күреп, безне сөендереп, тыныч матур картлык кичереп озын-озак яшәвегезне телибез.
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Дүрт балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 60 яшең.
Иң изге теләкләр белән: балаларың Алия-Ильяс, Рафаэль, Рифат-Алсу, Гөлия-Динәрис, оныкларың Илназ, Динар, Алисә, Дамир, Самир. Бу котлауларга әниебез Хәлимә дә кушыла.
Нет комментариев