Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Җәйнең иң матур мизгелендә дөньяга килеп, гомер йомгагын сүтә-сүтә 80 яшенә җиткән әниебез, әбиебез Агния Гурий кызы Тараканованың һәм яраткан апабыз Галина Петр кызы Чартинованың 50 яшьлек юбилейлары

01 августа 2018, 09:08

839

0

0

Җәйнең иң матур мизгелендә дөньяга килеп, гомер йомгагын сүтә-сүтә 80 яшенә җиткән әниебез, әбиебез Агния Гурий кызы Тараканованың һәм яраткан апабыз Галина Петр кызы Чартинованың  50 яшьлек юбилейлары

Безнең өчен тормыш маягы булган иң якын, яраткан кешеләребез! Сезне олуг юбилейларыгыз белән чын күңелебездән котлыйбыз һәм изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Без сезнең белән чиксез горурланабыз. Сезгә кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һаман шулай безгә терәк булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын. 
Сез булганга яшәвебез ямьле, 
Игътибарыгыз безгә көч бирә. 
Матур көннәрне озайтып, 
Яшик әле шулай гел бергә. 
Сәламәтлек, озын гомер –
Ходайдан булсын бүләк. 
Бәхетле булыгыз, озак яшәгез, 
Бездән – иң изге теләк. 

Иң изге теләкләр белән: уллары, кызлары, киленнәре, кияүләре, оныклары, оныкчыклары, кода-кодагыйлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев