Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алда безне зур эшләр көтә

Яңа меңьеллыкның тагын бер елы артта калып бара. Күптәннән килгән матур гадәт буенча без узган елга йомгак ясыйбыз, гаиләбез, яшәгән төбәгебез, республика, илебез тормышындагы мөһим вакыйгаларны барлыйбыз, киләчәккә планнар корабыз. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Җәүдәт Гаффаров белән әңгәмәбез шул хакта.

- Җәүдәт Рәшитович, җиһанда 2011 ел тө­гәл­ләнеп килә. Бу ел сезнең өчен нинди булды?

- Уңышлы дип әйтергә тулы нигезебез бар. Без авыл хуҗалыгы тармагындагы кризиска бирешмәдек, корылыклы 2010 елдан соң да малларның баш санын саклап кала алдык. Ит-сөт җитештерү темплары артты, кайбер хуҗалыкларда бөртеклеләрдән рекордлы уңыш алдылар. Аерым саннарга тукталып тормыйм, бу хакта без күп сөйләдек, яздык инде. Бу - безнең уртак хезмәт җи­ңүебез, хуҗалык итүче субъектлар белән үзара хезмәттәшлегебез, хезмәт кешесе турында кайгыртуыбызның матур нәтиҗәсе. Сатарга продукция булганда гына айлык хезмәт хакларының күләмен арттырырга, тормыш шартларын яхшыртырга мөмкин икәнлеген аңлап, җир кадерен белеп эшләүчеләр күп без­дә. Производствоны үс­терү белән беррәттән, авыл хезмәтчәннәренең социаль проблемаларын хәл итүгә дә зур игътибар бирәбез. Саф авыл хуҗалыгы районы булган Кайбыч өчен боларның барысы да мөһим.

- Тормышның башка өлкәләренә дә тукталып узсагыз иде.

- Быел авылларга юллар салу, күперләр төзү, ремонтлау буенча шактый зур эш башкардык. Киләсе елда да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Республика, федераль программаларга кертелгән юл төзелешләре дә бар. Район үзәк сырхауханәсе, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе кебек мө­һим объектларның капиталь төзекләндерү программасына кертелүен зур уңышыбыз дип саныйм. Ветераннарны торак белән тәэмин итү буенча эзлекле эш алып барабыз. Без авыл кешесе өчен мөһим булган гаилә фермалары төзү программасына да актив кушылдык. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча өстенлекле илкүләм проект, "Үзмәшгульлек" программасы да уңышлы тормышка ашырыла. Боларның барысы да авыл халкының тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән.

- Бу елның иң истәлекле вакыйгалары дип кайсыларын саныйсыз?

- Мөһим вакыйгалар күп булды инде ул. Шулар арасыннан Кайбыч районы оешуга 20 ел тулуны аерым билгеләп узарга кирәк.Тарих өчен зур булмаган 20 ел эчендә без зур эшләр башкардык. Кайбычның йөзе танымаслык булып үзгәрде, мәктәпләр төзелде, яңа эш урыннары булдырылды. Алда безне тагын да зуррак эшләр көтә. Иң зур байлыгыбыз- халыклар дуслыгы. Күпмилләтле Кайбыч халкы уртак гаиләдә дус-тату гомер кичерә. Бу безнең өчен аеруча кыйммәтле. Яңа 2012 ел һәр гаиләгә бәхет-шатлыклар гына алып килсен, ил-көннәребез тыныч булсын.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Җәүдәт Рәшитович. "Кайбыч таңнары" газетасының күпсанлы укучылары исеменнән Сезне һәм командагызны Яңа ел бәй­рәме белән кайнар котлыйбыз, туган төбәгебез хакына яңадан-яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев