Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдынгы тәҗрибә

Узган җомгада район Советы бинасының видеозалында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында Мамадыш районында узучы "Агропромышленность комплексында 2011 елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм 2012 елга сакчыл җитештерү буенча бурычлар" дигән темага республика семинар-киңәшмәсенең пленар утырышы видеоконференция режимында барды.

Мамадыш мәдәният йортында узган пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәү­ләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, республиканың Федерация Советындагы вәкилләре, муниципаль район башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары катнашты.

Утырышны алып барган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагының республика өчен мөһимлеген "Агросәнәгать гади тармак кына тү­гел, ул - тормыш" дип белдерде. Аның әйтү­ен­чә, Татарстанда бер миллионнан артык кешенең язмышы авыл хуҗалыгы белән бәйле. Президент семинар-киңәшмәнең практик өлеше барышында танышкан авыл хуҗалыгы комплексларының үсешеннән канәгать калуын белдерде. "Авыл хуҗалыгында бизнес алып бару киңкырлы һәм катлаулы. Биредә конкурентлык булу, базарда сорау табарлык продукция җитештерү өчен сакчыл производство һәм башка заманча технологияләрне куллану зарур, авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең көндәшлеккә сәләтен күтәрү - безнең бурыч", - дип басым ясады ул. Рөстәм Миңнеханов соң­гы биш елда республиканың агросәнәгать комплексына ярдәм итүче федераль программалар кысаларында 80 миллиард сумнан артык финанслар җә­леп ителүен, узган ел тармакны үсте­рү­гә федераль һәм республика бюджетыннан 20 миллиард сумнан артык яр­дәм бүленеп бирелүен дә искәртте. Ул шәхси хуҗалыклар, гаилә фермаларының эшчәнлеген оештыру буенча зур эшләр башкарылуына тукталды. Республикада хәзерге вакытта 400 дән артык гаилә фермасы эшли, шуларның 20 дән артыгы Мамадыш районында урнашкан. Президент авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышлар белән бер рәттән кимчелек­ләргә дә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлекләре

2
X