Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурыч җыйма

Ай саен безнең почта тартмаларына телефон, интернет, электр энергиясе, газ, торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен түләү квитанцияләрен салып китәләр. Айныкын-айга түләп бармасаң, бурычларның шактый зур суммага җыелуы ихтимал.

Кем белән генә сөйләш­мә, хезмәт хакы, пенсия алгач, барысы да диярлек иң беренче итеп коммуналь түләүләрне түләп куя. Әмма арада төрле кешеләр бар шул. Кайбыч күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы производство предприятиесен­нән алынган мәгълү­мат­лардан күренгәнчә, су белән тәэмин ителеш, каты көнкүреш калдыклары түккән өчен вакытында түләмәүчеләрнең бурычы бүгенге көнгә 23 мең 644 сум тәшкил итә. Шулар арасыннан иң зур бурыч Иске Чәчкаб авылында яшәүче гражданга туры килә - 6494 сум бурычы бар. Бу кадәр бурычның ике-өч айда гына түгел, еллар буена җые­лып килгәнлеге көн кебек ачык. Шул ук авылдан берәүнең бурычы 1052 сум. Олы Кайбычтан бурычлары 1064 сумнан 2369 сумга кадәр җиткән кешеләр бар. Бурычлыларга төрлечә йогынты ясап карыйлар: сөйлә­шү­ләр дә алып баралар, җи­тәк­челәренә дә хәбәр итеп карыйлар, әм­ма аң­лаганы аңлый, аң­ла­ма­ганы юк. Район баш­кар­ма комитетының территориаль үсеш бү­леге дә бу мәсьәләне үз контро­лен­дә тота. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре халыкка уңайлы булсын өчен тырыша. Клиентларга тагын да уңай­лы булсын дип, хә­зер күр­сәтелгән хезмәт­ләр өчен электрон юл бе­лән тү­ләү­не гамәлгә кертергә җые­налар. Алар әй­­тү­енчә, 2011 елның өчен­че кварталында су һәм җылылык системасы буенча гаризалар булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч