Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кыз эчүе – мең бәла

Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан Байморза, Кыр Буасы, Иске Буа авылларына әле кайчан гына карлы-буранлы көннәрдә, язгы-көзге пычракларда кереп булмый иде. Ә хәзер, вак таш түшәлгән юллар салынгач, яңа күперләр дә төзелгәч, ул мәшәкатьләр артта калды.

Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Байморзада узган күчмә утырышына да бер тоткарлыксыз барып җиттек. Югыйсә, алдагы көннәрдә дулаган март бураннары юлларга карны өеп-өеп куйган иде. "Гөбенә" агрофирмасы карны үзвакытында чистартып, халык яшәешен тәэмин итә. Авыл урамнары да чиста, аны берсеннән-берсе ма­тур йортлар бизи. Биредә тырыш халык яшәве сүз­сез дә аңлашыла. Утырыш башланыр алдыннан комиссия рәисе Рузалия Малова һәм секретаре Фирдания Алиева ярдәмгә мохтаҗ, шулай ук аракы сөременә бирелә башлаган гаиләләләрдә булып, аларның яшәү шартлары белән танышты. Аларның күбесенең йорт-җирләренең чиста булуына, мул тормышта яшәүләренә сокланып сөйләде Рузалия Хәсә­нов­на. Дөрес, арада ир­тә­­дән үк яшел еланны авыз итеп куйган, баласын мәк­тәпкә дә озата алмыйча калучысы да очраган. Утырышка Мәлки, Байморза, Кыр Буасы авылларында яшәүче бер­ничә гаилә, хатын-кызлар чакырылган иде. Башка утырышлардан аермалы буларак, бу юлы административ беркетмәләр каралмады, максат - тайгак юлга кереп баручы бу кешеләргә бергәләшеп яр­дәм итү. Аларның һәр­берсе белән аракы эчүнең яхшылыкка илтмәве, төп бурычлары - балаларын тиешенчә тәрбияләү, ата-ана назы бирүдә икән­леге бәйнә-бәйнә аңлатылды. Мисал эзләп ерак барасы түгел, әле Яңа ел­дан соң гына биредә япь-яшь хатынның гомере өзелде. Бу хәсрәткә дә шул яман га­дәт сәбәпче. Мондый хәл­ләргә килә­чәктә дә юл куймас өчен ярдәм кулын вакытында сузарга, профилактик эшчәнлек белән шөгыльләнергә кирәк.Комиссия алдында басып торучыларның барысы да наркология диспансерында дәваланырга ризалыгын бирде. Уты­рыш­та район про­куроры ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Коз­лов, полиция, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, "Гөбенә" агрофирмасы директоры урынбасары Юрий Осипов, Мәлки филиалы управляющие Федор Поляков та катнашты. Эш юк, дип зарланучыларга Юрий Осиповның җавабы бер булды: эшлим дигән кешегә эш бар, әм­ма элеккеге колхоз чорындагы кебек көн үт­сен­гә генә түгел, ә җиң сызганып эшләүче­ләр кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хатынкыз эчүе