Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң кадерлесе – сәламәтлек

Районның медицина хезмәткәрләре узган елдагы эшчәнлекләренә багышланган җыелышта бу елга бурычлар да билгеләде. Аның асылы - халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын тагын да яхшырту.

Әлеге җыелыш муниципаль район Советының актлар залында ТР медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын кон­троль­ләү һәм тармак үсешен стандартлаштыру идарәсе начальнигы Галина Лысенко, муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, район сырхауханәсе хезмәткәрләре, фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре катнашында узды.

Район үзәк сырхауханәсе баш врачы Газимагомед Магомедов 2011 елда районда медицина өлкәсендә башкарылган эшләргә тукталды. Соңгы елларда районда үзәк сырхауханәне төзекләндерүгә, яңа җиһазлар белән тулыландыруга аеруча зур игътибар бирелә. Бала тудыру, йогышлы авырулар бү­лек­ләренә капиталь ремонт ясалды. Шулай да иң борчыганы - сырхауханәнең врачлар белән тәэмин ителеше 64 процент кына булуы. Әле күп­тән түгел районга эшлекле визит белән килгән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да яшь белгечләрне районга кайтарту бурычын куйды.

Баш врачның икътисад мәсьәләләре буенча урын­басары Наталья Фенагентова ремонт эшләре, җиһазлар кайтаруның ни­чек финанслануы, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артуы хакында сөйләде.

Идарә начальнигы Галина Лысенко, республикада сәламәтлек саклау системасының эшчәнлегенә тукталып, районда кайбер төр авыруларның ар­туына, белгечләр бе­лән тәэмин ителешнең тиешле дәрәҗәдә булмавына борчылуын белдерде. Ул да кадрларны үзебезнең җирлектән әзер­ләргә, мәк­тәпне тәмамлаучы егет һәм кызларны медицина уку йортларына җи­бә­рер­гә кирәклеген әйтте. Район башлыгының фельдшер-акушерлык пунктлары эшчәнлеге белән даими кызыксынуын, ярдәм кулы сузарга әзер торуын уңай бәяләде.

Йомгаклау сүзе белән чы­гыш ясаган район башлыгы Җәүдәт Гаффаров район үзәк сырхауханәсен белгечләр белән тәэмин итүдә ярдәм итү йө­зеннән дүрт йорт төзеләчәген хәбәр итте. Быел авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына нинди ремонт эшләре, җиһазлар таләп ителүен анализлап, финанс яр­дәме күрсәтергә кирәклегенә басым ясады. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, белгечләр булмаган бүлекләргә караган авыруларны юллама бе­лән Казан сырхауханәләренә вакытында җибәрү кирәклеген әйтте.

- Медицина ярдәме сорап авыл халкы беренче чиратта район үзәк сырхауханәсенә килә. Биредә врачлар һәр кешене, кайсы авылдан, нинди һөнәр иясе булуына карамастан, тигез күреп, ачык йөз белән каршы алсын иде. Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда да читтә калмасыннар иде, - диде Җәү­дәт Рәшитович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районның медицина хезмәткәрләре

2
X