Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кошман киләчәккә кыю атлый

Гыйнварның соңгы көннәрендә Кошман авыл җирлегенең отчет җыелышында хәбәр ителгәнчә, җирлеккә караган Кошман авылында һәм Урсак урман хуҗалыгы поселогында 837 кеше яши. Узган елда биредә дөньяга килгән 14 баланың һәркайсы тулы гаиләләрдә үсә. Җиде яңа гаилә барлыкка килгән, аерылышучылар теркәлмәгән.

Бер яктан, бу саннар Кошман кебек зур авылның киләчәге өчен әллә ни зур үз­гәреш ясамас. Икенче яктан, барыбызга мәгълүм ки, авылларыбызның киләчәге - яшьләр кулында, аларга туган җирендә чәчәсе-урасы, гомер итәсе, нәсел калдырасы, ата-бабалар туфрагын ныгытасы. Халыкның күпчелеге бюджет өлкәсендә эшли, район үзәгенә якын яшәү әнә шундый мөмкинлек бирә. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр ике тапкыр кимрәк, иллегә якын. Нибары 15 кешенең генә керем алырдай хезмәт урыны юк. Алар "Үзмәш­гульлек" программасына таянган, район буенча да берничә генә булган гаилә фермаларының икесе Кошманда булуы да халыкны эш урыннары белән тәэмин итүгә үз өлешен кертми калмас. Ел ахырына бер хуҗалыкка уртача керем 38653 сум тәшкил иткән. Сөт тапшырудан сыер ху­җалары ике миллион ярымнан артык табыш алган. Сүз уңаеннан, сыерлар санын киметмәү өчен дә чаралар күрә­ләр, шулай да хуҗалыкларда җиде сөтлебикә кимегән. Сыерлы йорт - сыйлы йорт, дигәннәр борынгылар. Шулай икәнлеген икешәр сыер сараучы Гайнетдинова Гүзәлия, Хәйруллина Илһамия, Җә­ләлиева Мөс­лимә, Шәрә­фиева Гөл­фирә, Шәрәфиева Рузилә, Халитова Гө­лирә апалар яхшы аң­лый. Мал-туар тоту тырышлык өстенә, чыгымнар да сорый. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да шул фикердә: авыл кешесенә үзеннән арткан авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга чыгарып, өстәмә керем алу мөм­кинлегеннән тулысынча файдаланырга өй­рә­нәсе бар әле.

Кошман авыл җирлеген­дәге хокук тәртибе өчен полициянең участок уполномоченные Дамир Гыяниятуллин җаваплы. Узган елда биш җинаять теркәлгән, җинаятьчеләрне ачыклый алганнар. Участок чагыштырмача тыныч санала. Кичке уннан соң урамда йөрүче 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр белән мәктәп бе­лән берлектә эш алып барыла. Хокук бозучыларга карата төзелгән бер­кетмәләрнең күпчелеге эчкечелек һәм тыелган урынга чүп-чар түгү бе­лән бәйле. Һич арттыру юк: язын һәркем йорт-җирен чистартып, чүпне читкә чыгару уңаен карый. Бу табигый хәл. Әм­ма аны махсус урыннарга, яисә гел бер урынга гына түгәргә дә мөмкин бит. Урам уртасына, тыкрыкларга чүп таулары өеп, туган ягыбызның гү­зәллеген, чисталыгын юк­ка чыгарабыз ләбаса! Балачактан уйнап үскән су буйларын, болыннарны чүплек итү - җансызлык. Яңа закон буенча ким ди­гәндә 2000 сум штрафка тарту күздә тотыла, элек бу сумма 100-300 сумнар иде. Җыелышта катнашкан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та мәсьәләгә борчылуын белдерде. Хуҗасыз этләрнең үрчүенә дә әнә шул авыл тирәсендәге чүплек­ләр сәбәпче: анда тү­гел­гән азык-төлек калдыклары, хәтта үлгән терлекләр этләрне үз тирәсенә җыя. Авыл йортларына якын урнашкан мондый чүп өемнәре янгын китереп чыгарырга да мөмкин. Төрле күзәтү органнарыннан килгән тикшерү­ләр авыл җирлегенә штраф суга, билгеле.

Түбән Кошман зиратына илтүче Такташ урамына таш юл салу үз чиратын көтә. Рәмис Хәялиевнең бу уңайдан фикере өметле: әкренләп булса да, юллар төзеләчәк. Бүген үк салынмас, билгеле, әм­ма сабыр иткән - морадына җиткән, диләр бит. Узган елда Рафил Саттаров урамыннан Чиш­мәле урамы башында урнашкан гаилә фермасына кадәр юл салынды, югыйсә, Әтрәч урамында пычрак вакытта машина белән түгел, җә­яү дә йөреп булмый иде.

Гомумән алганда, район башлыгы урынбасары Кошман авылының киләчәген өметле, бүгенгесен яшәү өчен барлык шартлары булган авыл буларак бәяләде. Авылларда "депрессия" күзәтелә, дип чаң суккан заманда Кошманның уңышлары күзгә күренеп арта. Теркәл­мә­гән йортларга дәүләт теркәве уздырып бетерәсе, ата-бабалар җирләнгән мәңгелек йортлар - зиратларны тәртипкә ките­рә­се, профилактик эшне активлаштырасы һәм тагын күзгә күренмәс вак-төяк меңләгән эш-мәшә­кать авыл җирлеге җилкә­сендә. Тырышкан - табар, тырыш халкы булганда Кошманга бернинди депрессия дә янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман авылы Кошман авыл җирлеге