Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Притонга юл юк!

Наркополицейскийлар республика наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында "Татарстан Республикасында торак һәм башка биналарны наркотик һәм психотроп матдәләр әзерләүгә файдалануга каршы торуның өстәмә чаралары турында"гы мәсьәлә буенча фикер алышырга тәкъдим итәләр.

Әлеге инициатива наркопритоннарга каршы көрәш чараларын көчәйтү һәм аларның санын тамырдан киметүгә юнәл­дерелгән. Россия Сәламәтлек саклау, социаль үсеш министрлыгының агымдагы елның 1 июнендә гамәлгә кергән боерыгы нигезендә составында кодеин булган препаратларны сату җайга салына башлады. Бу проблемалар бер-берсенә тәңгәл. Закон буенча притоннар тоту авыр җинаятьләр рәтенә керми. Һәм, кагыйдә буларак, аларның хуҗалары иректән шартлы рәвештә мәх­рүм итүләреннән генә файдаланып, наркотик матдәләр әзерләүләрен дәвам итәләр, аларны куллану өчен бергә җыелалар һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен түзеп тора алмастай шартлар тудыралар. Полицейскийлар фикеренчә, наркоманнар притоннарына каршы кө­рәштә иң үтемле чараларның берсе - аларның тораксыз калуыннан куркулары. Җирле үзидарә органнары, притон тоту турында хәбәр алынгач, дәүләт торак инспекциясе һәм Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә, торакны максатчан файдаланмауга юл куелырга тиеш түгеллеге турында язмача кисәтү чыгарырга тиешләр. Җирле хакимият, РФ Торак кодексының "Торак бинаны тиешенчә тотмаган өчен милекчелек хокукын туктату турында" гы маддәсенә таянып, бу йорттан чыгару яки торакны мәҗбүри сату өчен судка мө­рәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркополицейскийлар наркотикларга каршы көрәш