Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өрек сусыл була аламы?

15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне. Россиядә кулланучыларның хокукларын РФ Кулланучылар берлеге яклый. Кибеттә яки башка сәүдә урынында сыйфатсыз товар алсагыз, тиешенчә хезмәт күрсәтмәсәләр, кая мөрәҗәгать итәргә соң?

Надежда Федорова, ветеран-укытучы, Олы Кайбыч:

Үзебезнең кибет-базардан икмәк, җиләк-җимеш, оныкларым кунакка кайтканда - кондитер эшлән­мә­ләре алам. Сүз уңаеннан, икмәкнең Кайбычта пешерелгәненә өстенлек бирәбез, чөнки анда ор­ганизм өчен зарарлы өс­тәмәләр юк, дип беләм. Көнкүреш техникасын, ки­ем-салым, азык-төлекне - гомумән, кирәкле товарны башкаладагы махсус кибетләрдән алырга тырышабыз. Тормыш тәҗ­рибәм товар төрлелеген­нән иң сыйфатлысын сай­ларга өйрәтә. Базар заманасы, шәхси эшмәкәр­лек һәм конкуренция бе­лән бергә, сыйфатсыз товар әйләнешен дә га­мәл­гә кертте. Базардан үсен­те­ләр алуым да уңышсыз килеп чыкты: груша, слива, алмагач кебек җимеш агачлары үсеп китмәде, роза куаклары дип сатылганы ни роза, ни гөлҗимеш түгел. Үсемлекләрнең сыйфатын алганда ук белеп булмый, вакыт үткәч, бакчадагы үсешен­нән генә күренә, шуңа кү­рә сатучысына кире кайтару мөмкинлеге дә юк. Үсентеләрне базардан алмаска сүз бирдем, махсус кибеттән алып кайтабыз. Соңгы арада җимеш сатып йөрүче Урта Азия халыклары турында зар сүзләре күп ишетәм. Кипкән җимешләр матур күренсен өчен, глицерин яки май белән ялтыраталар икән. Бу исә зарарлы бактерияләр үр­чүгә китерә. "Сусыл өрек" тәкъ­дим итүче сатучылардан шикләнергә кирәк: кипкән җимеш ничек сусыл була алсын икән соң?

Резедә Вәлиева, студент:

Үз хокукларыңны, һичшиксез, яклый белергә кирәк! Базардан сыйфатсыз аяк киеме сатып алганнан соң моны яхшы аңладым. Яңа туфли икен­­че киюдә үк килеп төште, сатучыга алып килеп, алыштыруын яки акчасын кайтаруын үтенгәч, ул баш тартты. Кулланучылар хокукларын яклау оешмасына мөрәҗәгать итәчәгемне әйткәч, сату-алу турындагы чектан башка берни дә дәлилли алмаячагымнан көлде ге­нә. Хәзер нәрсә генә сатып алсам да, чек бирү­ләрен таләп итәм. Күн эшләнмәләрен гарантия бе­лән сатучы кибет­ләр­дән алырга кирәк дип саныйм.

Рафис Якупов, типо­графия хезмәткәре:

Хокукларыбызны бары тик үзебез генә яклый алабыз. Әлбәттә, четерекле мәсьәлә туса, махсус оешмалар да ярдәмгә киләдер. Әмма гади кагый­дәләрне һәр кулланучы белергә тиеш. Берничә ел элек базардан өч ел гарантия белән суыткыч сатып алдым. Бер айдан ул ватылды. Сатучыга зарымны җиткергәч, аны төзәттеләр. Алай да файдасы тимәгәч, ике атна эчендә төзәтеп китерделәр. Шул суыткыч әле дә булса хезмәт итә. Туклану продуктлары сыйфатсыз булса да, сатучыга курыкмыйча кире кайтарам, бары тик товар алу турында дәлилләүче чек сакланган булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучылар хокукларын яклау Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне