Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урында яхшырак күренә

Муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлекләре эшчәнлеге белән танышуын дәвам итә. Ул мәктәпләрнең укытучылар, балалар бакчалары коллективлары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән очраша.

Майның беренче көннәрендә муниципалитет җитәкчесе эшлекле сәфәре кысаларында Зур Урсак, Кече Мәме, Колаңгы авыл җирлекләренә кергән авылларның үзәк урамнарыннан җәяү үтте, авыл читләрен, мәктәп яны участокларын, спорт мәйданчыкларын, фельдшер-акушерлык пунктларын, китапханәләрен, клубларны, мәдәният йортларын, сәүдә нокталарын карады, санитар-экологик икеайлык барышы белән танышты. Мәдәният хезмәткәрләре белән әңгәмә барышында ул авыл халкының, яшьләрнең ялын күңелле итеп оештыру, сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре белән очрашканда - авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәтү, хезмәт шартлары, кичекмәстән хәл итүне таләп иткән проблемалары белән кызыксынды. Мисалга, Зур Урсак авылындагы янгын сүндерү депосына килгәч, янгын сүндерү машинасы фаҗига урынына тоткарлыксыз чыгып китә алсын өчен депога кадәр вак таштан юл салу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Сәүдә хезмәткәрләре белән әңгәмәсендә, көндәлек кулланылыштагы товарларының бәяләре, аларны саклау шартлары, продукциянең сыйфаты, сәүдә барышы белән кызыксынды.

Укытучылар коллективлары белән очрашулар җылы, дустанә мөнәсәбәттә үтте. Кече Мәме төп мәктәбендә ул мәктәпнең этнография музеенда булды, чуваш халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган экспонатлар белән танышты. Укытучылар чуваш телен тирәнрәк өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертү, мәктәп яны участогын эшкәртү өчен мотоблог алу проблемаларын күтәрде. Биредә урта мәктәп төп мәктәп итеп үзгәртелгән, анда хәзер 56 бала белем ала. Юллар булмау сәбәпле, балалар Новоозерсктан көн саен җәяү йөри. Кече Мәме халкын су белән тәэмин итү, Бушанча авылында сәүдә оештыру, Зур Урсак балалар бакчасында санузел булдыру, җиһазлар сатып алу мәсьәләләре кузгатылды. Укытучылар белән әңгәмә барышында Альберт Илгизәрович укытуның сыйфатын арттыруга, бердәм дәүләт имтиханнарын югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрүгә төп басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: муниципалитет җитәкчесе эшлекле сәфәре