Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь гражданнар паспорт алды

Балачак белән яшьлек арасында, "берсе тәмамланды да, икенчесе башланды" диярдәй, билгеле бер чик юк кебек. Паспорт алган көн генә балачак ишекләренең мәңге ачылмаска ябылуы турында хәбәр итә.

Паспортны тантаналы шартларда тапшыру традициясе районыбызда инде озак еллар яши. 14 яшь тулгач, Россия Федерациясе гражданы паспортын кулга алу һәр яшь кешегә гаять зур җаваплылык өсти. Моннан ары мөстәкыйль карарлар кабул итәргә мөмкин, тик кылган гамәлләр өчен дә үзеңә җавап бирергә туры киләчәк. ТР буенча Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең Кайбыч районындагы территориаль пункты начальнигы Фәния Кәлимуллина белән район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов паспорт алучы яшь гражданнарга нәкъ шул турыда аңлатуны максат итеп куя. Узган елда Кайбыч районында 177 яшүсмергә паспорт бирелгән. Быелның гыйнвар аенда гына да 26 ке­ше шушы документка ия булган. Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктә­бенең 8 классында укучы Алевтина Бартязова, Андрей Муллин, Диана Данилова, Татьяна Макарова, Галина Матвеева һәм Зур Подберезье мәктә­бен­дә белем алучы Турминский егете Михаил Ермолаев мөһим документны тәүге тапкыр кул­ларына бу атнаның си­шәмбесендә алды. Паспорт тапшыру тантаналы төстә барлык мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы каршында узды.

- Паспорт - Россия гражданы булуыгызны дә­лил­ләүче төп документ. Аны югалту, башка кешегә биреп тору граждан өчен хокукый яктан куркыныч тудыра. Шуңа күрә саклагыз, югалтмагыз аны, - диде Юрий Валтерович.

Фәния Нәбиулловна, паспортны югалткан очракта, кичекмәстән, вакытлыча яки даими яшәү урыны буенча федераль миграция хезмәте пунктларына мөрә­җәгать итәргә кирәклеген әйтте. Урланган паспорт турында җинаять кылынган җирлектәге пунктларга хәбәр итү сорала. Аның әйтүенчә, Кайбычтагы территориаль пунктка ел саен 60-70 кеше шул мәсьәлә белән мөрәҗәгать итә. Документны яңадан торгызу өчен граждан 500 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә тиеш була.

Паспорт алу кебек җаваплы, тантаналы көн белән котлап, паспорт ияләренә блокнот һәм ручкалар тапшырылды. Мәктәп директоры Надежда Макарова БДИ, дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырган вакытта да паспортның кирәк булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт Яшь гражданнар паспорт алды

2
X