Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хезмәтенә күрә – уңышы

Төрле истәлекле вакыйгалары, шатлык-куанычлары, мәшәкатьләре белән тагын бер ел артта калды. "Гөбенә" агрофирмасы хезмәтчән­нәре бу елны яхшы кәеф белән башлап җибәрде. Алар бәйрәм көннәрендә билгеләнгән эш графигыннан тайпылмыйча, хезмәт урыннарында булды. Агрофирма терлекчеләре узган елны чагыштырмача уңышлы төгәлләде. Бу хакта без баш зоотехник Илгизәр Мисбахов белән әңгәмә кордык.

- Илгизәр Зәйниевич, агрофирмада терлекчелек продуктлары җитештерү буенча узган елда нинди күрсәт­кечләргә ирештегез?

- Безнең агрофирмада барлыгы 5080 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 1165е - савым сыерлары. 2010 ел белән чагыштырганда, без малларның баш санын саклап кала алдык. Узган ел, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан җыелган сөтне исәпкә алмыйча, 7 мең тонна 263 центнер сөт савып алынды. Бер сыерга бүлеп исәпләгәндә, ул 6302 килограмм тәшкил итә. Барлык җитештергән сөт­нең товарлылыгы 92 процент. Гөбенәлеләр ел дә­ва­мында кабул итү пунктларына 100 процент югары сортлы сөт тапшырды. Югары күрсәткечләргә Мария Таймасова, Елизавета Бартязова, Венера Лоткова, Луиза Казакова кебек алдынгы савымчы-терлекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ире­шелде.

- Ә ит җитештерүдә эшләр ничегрәк тора?

- Җәмгыятьтә 2011 елда барлыгы 7061 центнер ит җитештерелде. Бу 2010 ел күрсәткеченнән кимрәк, ә район хуҗалыклары арасында иң югары күрсәткеч. Барлык җитештерелгән итнең 5589 центнеры - мөгезле эре терлек, 1345 центнеры дуңгыз ите. Мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 666 грамм булды.

- Районда нәсел эшенә зур игътибар бирелә. Сезнең бу өлкәдә нинди уңышларыгыз бар?

- Узган елда җәмгыять буенча барлыгы 2026 баш бозау алынды. 100 баш сыерга бүлеп исәп­ләгәндә, ул 117 баш бозау дигән сүз. Бу уңышка ясалма орлыкландыру технологлары Рәшит Зө­бәеров, Валерий Зайцев, Николай Казаков һәм башкалар зур өлеш кертте. Хуҗа Хәсән филиалында бер ай элек кенә ясалма орлыкландыру технологы булып Лариса Исакова эшли башлады. Кыска гына вакыт эчендә ул үзен булдыклы итеп күрсәтте, аңа зур өметләр баглыйбыз. Хәзерге вакытта бездә ике меңгә якын баш дуңгыз исәп­ләнә. Узган елда барлыгы 2386 баш дуңгыз баласы алдык.

- Агымдагы елга терлекчелек тармагына нинди бурычлар билге­ләдегез?

- Максатыбыз - җитештерүчәнлекне арттыру. Моның өчен бездә мөм­кинлекләр дә, шартлар да җитәрлек. Быел да узган елгыдан яхшырак эшләр­гә, тагын да югары үрләр яуларга тырышачакбыз.

- Әңгәмәгез өчен рәх­мәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X