Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Техникага – сакчыл караш

Кыр эшләре төгәлләнде, хәзер бар көчне терлекчелек тармагына юнәлдерергә кирәк.

Шулай да, техниканы кышкы саклыкка кую, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау турында да онытырга ярамый. Район буенча тракторлар саны 248 данә исәпләнә. Шуларның 74 енә төрле дәрәҗәдәге ремонт таләп ителә. "Алтын кырлар" җәмгыятендә дүрт тракторны ремонтларга да өлгергәннәр. Ремонт эшләненә "Гөбенә" җәмгыятендә җитди карыйлар. Биредә 650 тырманы тулысынча, 23 чәчкечнең дүртесен, 20 культиваторның дүртесен, БДМ, БДТ ларның икесен ремонтлап өлгерткәннәр. "Алтын кырлар"да да ремонт эшләре оешкан төстә бара. Алар 15 чәчкечнең барысын да ремонтлаган, тырмаларны, культиваторларны төгәлләп киләләр. Әлеге җәмгыятьләр үрнәгендә башка хуҗалыклар да бу эшне тизләтсәләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техника “Алтын кырлар” Кыр эшләре “Гөбенә” җәмгыяте