Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңыш табыш китерә

Узган атнаның шимбәсендә Казан шәһәрендәге "Парк Хаус" сәүдә-күңел ачу комплексы каршында гомумбелем бирү мәктәпләре, башлангыч, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре катнашында ярминкә үткәрелде.

Бирегә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР хез­мәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин да килде. Халыкара Өлкәннәр көне, һөнәри техник белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме һәм Укытучылар көненә багышланган ярминкә биредә дүртенче тапкыр уза. Анда һәр училище, мәктәп үз­лә­рендә җитештерелгән товарлар белән сату итте. Шә­һәр халкы өчен һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар коллективлары катнашында концерт программасы да оештырылды. Айрат Хәсәнов җитәк­че­легендәге 135 нче Кайбыч һөнәр училищесы хезмәткәрләре казанлыларга бал, кәбестә, бәрәңге тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X