Татарстанда сөт җитештерү күләме соңгы биш елда 30 процентка арткан
Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү күләме соңгы биш елда 30 процентка арткан.
Бу хакта Казанда II Илкүләм сөт конгрессында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
«2024 ел йомгаклары нигезендә Татарстан Россиядә сөт җитештерү күләме буенча беренче урында. Гомуми күләмнең 6,7 проценты Татарстанга туры килә», — диде ул.
Гарипов ассызыклаганча, республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә.
Аның сүзләренә караганда, сөт җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен республика бюджетыннан субсидия бүлеп бирелә. Әлеге ярдәм чарасы сөт җитештереп сатуга чыгымнарны компенсацияли һәм сыер һәм кәҗә сөтенең һәр килограммы өчен түләнә. Апрельдә, мәсәлән, республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләренә 1,3 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев