Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Бәйрәмегез ничек узды?

Ел буе көтеп алган могҗизалы бәйрәм - Яңа еллар да артта калып бара. Хәер, Кыш бабай белән саубуллашырга әле иртәрәк, алда Иске Яңа ел көтә бит! Кызу эш атнасы башланып китте. Аңа нинди уй-планнар белән керешүләре һәм бәйрәмнең иң истә калган мизгелләре хакында укучыларыбыз фикерләре белән уртаклашты.

Рамилә Сөнгатуллина, район мәдәният бүлеге начальнигы: Бәйрәм дә, аннан соңгы яллар да кызу эш вакыты булды. Яңа ел төнен өйдә, якыннарым янәшәсендә уздырдым, дисәм дә, эштән аерылмадым - нибары бер генә сәгатькә бушый алдым. Бу юлы 31 декабрьдәге бал-маскарадка да яңалыклар кертергә тырыштык: фойеда балаларга уеннар оештырып, бик күп бүләкләр тараттык. Яңа елның беренче көнендә лоторея билетлары уйнатылды. 7 гыйнварга кадәр һәркөн яшь­ләр өчен дискотека узды. 4се көнне Фидан Гаффаров һәм Ләйлә Дәүләтова концерты шыгрым тулы залда үтте. Районыбыз авылларында да бәйрәм тамашалары бик күңелле уз­ды, берничәсен үзем дә барып карарга тырыштым.

Яңалыгыбыз бар: хореограф Ринат Хәйруллин белән берлектә оештырылган "Яшьлек" бию кол­лективы үзенең беренче чыгышын тамашачы хозурына тәкъдим ит­те. "Печән өсте" дигән бию бик матур килеп чыкты. Күрми калучылар төр­кем чыгышын Иске Яңа ел уңаеннан 13 гыйнварда узачак район башкарма комитеты оештырган концертта да күрә алачаклар. Гомумән, бию төр­кеменә зур өметләр баглыйбыз. Кечкенә­ләр­дән төркем оештырырга да теләк бар, теләүчеләр­не кабул итәчәкбез.

Чулпан Камалиева, пенсия фонды идарәсе начальнигы:

Яңа ел бәйрәмен элек-электән гаилә бәйрәме буларак кабул итәбез. Өйдә күңелле итеп үт­кәрү гадәткә кергән, балаларыбыз, туганнар бе­лән бергә. Тормыш иптәшем Ринат та, мин дә аҗ­даһа елында туганбыз, үз стихиябезгә тартылу сизелә. Ишекләр һәрчак киң итеп ачылган: дус-иш, туган-тумача кунакка кил­гәнгә шатланып торабыз.

Гадәт буенча, мәдәният йортындагы тамашаны карадык, урамда салют аттырдык. Быел да Кыш бабай бүләкләрен бакчабызда калдырган иде. Зур-зур итек эзләре буенча барып, аны да эзләп таптык. Ел спортка багышланыр, мөгаен, юмарт бабакаебыз чаңгылар калдырып киткән!

Идарә коллективы өчен дә ел уңышлы тәмамланды, бәйрәмне 30 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узган "Кыш бабай, Кар кызы һәм Салават" тамашасында уздырып кайттык. Шөкер, табышларыбыз күп булды узган елда. Быел да шулай булсын, югалтулар турында колак ишетмәсен, дигән теләктә яңа хезмәт елын башлап җибәрдек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X