Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Күңелле кичә

Борындык мәдәният йортында бәйрәмнәр уңаеннан әледән-әле төрле чаралар үткәрелә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган бай программалы тамаша безгә аеруча охшады.

Бу юлы программа үзенчәлекле иде, ул, иҗади якын килеп, һәр­кем­не җәлеп итәрлек итеп төзелгән. Мәдә­ният йорты хезмәткәрләренә ярдәмгә гомуми урта белем бирү мәктәбе коллективы да тартылды. Уй­ланып тө­зелгән уртак программа һәрчак уңай нәтиҗәсен бирә. Иртән үк мәдәният йортыннан авыл урамнарына күңелле музыка яңгырый башлады һәм ул көн буена дәвам итте.

Тамашага килүчеләрне фойеда авыл җирлеге хезмәткәре Рамилә Җа­малова һәм Рушания Насыйрова ягымлы йөз бе­лән каршы алды. Һәр кешене бәйрәм табыны өс­тәленә кайнар коймак һәм татлы чәй эчәргә чакырып, ихлас күңелдән сыйладылар. Тамак ялгап алгач, авылдашлар залга узды. Биредә спорт уеннарының үткәрелү шаһиты бул­дылар. Уеннар чыннан да күптөрле иде. Бильярд уйнау, кече калибр­лы винтовкада тирга ату, аркан тартышу, идән­дәге матадан күтәрелү һәм башкалар.

Тамашачыларга аеруча кече калибрлы винтовкадан ату охшады. Бу уенда егермедән артык кеше катнашты. Уенны өлкән­нәр башлап җибәрде, укучы балалар дәвам итте. Әлеге уенда өлкәннәр арасында җиңүче булып Ринат Сафин һәм Радик Хәйруллин, укучылардан Алмаз Гобәйдуллин, Алмаз Аблаизов һәм Булат Хуҗиннар танылды. Аларга бүләкләр бирелде. Спорт уеннары барганда, сәхнәдән авыл үзеш­чәннәре концертын карадык. Чаңгы ярышы урамда үткәрелде. Спорт уеннарында актив катнашып, призлы урыннар алучы укучылар Алисә Вәлиева, Ильмир Шәм­сет­динов, Фирүзә Хуҗина, Рушан Хөснетдиновлар, Адиләләр булды. Алар да дирекция тарафыннан бүләкләнде. Тамаша ахырында бәйрәм­гә килүчеләр тәмле шашлык белән сыйланды.

Ватанны саклаучылар кө­нен уздыру өчен мәдәният йорты директоры Ләлә Ярхәмова, китапханәче Алсинә Тимершина, мәк­тәп директоры Рамил Гарәфиев һәм физкультура укытучысы Хәмзә Юнысов иҗади хезмәт куйган. Бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт, аларга ныклы сәламәтлек, алдагы эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев