90 яшьлек Евдокия Жиркова: «Еллар узганын сизмәдем дә…»
Бөек Ватан сугышы елларында Яшел Үзән шәһәрендәге "Серго" исемендәге заводта эшләгән Евдокия Жиркова, үзе әйтмешли, еллар узганын сизмичә дә калган, инде 90 яшькә килеп җиткән.
Бар гомерен тырыш хезмәттә үткәргән әбине олуг юбилее белән котларга, илебез Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецованы шатланып каршы алды ул.
- Без, хәзерге буын, сезнең Бөек Ватан сугышы чорында илебез азатлыгы өчен куйган фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез. Җиңү көнен якынайту өчен сез бар көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә эшләгәнсез. Сугыштан соң авыл хуҗалыгын торгызуда хезмәт куйгансыз. Шул хезмәтләрегезне хөрмәтләү йөзеннән Россия Президенты 90, 95 яше тулган һәр сугыш ветеранына, тыл хезмәтчәненә үзенең котлавын юллый. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, - диде район башлыгы, юбилярга бүләген тапшырып.
- Сугыш чорында күргән михнәтләрне искә төшерәм дә, ничекләр генә түздек икән, дип уйланып утырам. "Серго" исемендәге заводта сменага билгеләнгән норманы арттырып үтәргә тырыштык. "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен" дигән лозунг цехта да эленеп торды. Заводта хезмәтебез бик авыр булса да, берәү дә зарланмады, ачлы-туклы булсалар да, планын үтәргә тырыша иде, - дип искә ала ул елларны хезмәт ветераны.
Заводта чыныгу алган Евдокия Степановна сугыш тәмамлангач кына әйләнеп кайта туган авылына. Кайтуга, колхоз эшенә керешә. Сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына киткән Петр Жирков күз сала кызга. Каты бәрелешләрнең берсендә аягы каты яраланып, озак вакыт госпитальдә дәваланганнан соң, 1943 елда туган авылына кайткан ул. Гаиләләре ныклы була, чөнки икесе дә яшәү яменең тынычлыкта, бер-береңә хөрмәт белән карауда икәнлеген яхшы аңлый. Озак еллар дәвамында авыл Советы секретаре, соңрак умартачы булып эшләгән Петр белән Евдокия гаиләсе авылда иң үрнәге була. Алар гомер бүләк иткән алты бала да Жирковлар нәселенә тап төшермичә яши. Туган нигезгә эзне суытмыйлар алар, әмма колач җәеп каршы алырга әтиләре генә юк. Әниләре өчен күңелләре тыныч: төпчек энеләре Михаил, киленнәре Венера яхшы тәрбияли аны.
Евдокия әбине юбилее белән котларга барлык балалары, ун оныгы, биш оныкчыгы кайткан. Багай, Салтыйган авыллары мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр дә килгән иде аны котларга.
- Яшьлегем авыр сугыш елларына туры килсә дә, пар канатым каерылса да, картлыгымда мин үземне бәхетле саныйм. Балаларым исән-сау, оныкларга да бай мин. Сезнең дә эшегез тыгыздыр, беләм, шулай да шәхсән үзегез килеп, юбилеем белән котлавыгыз минем өчен икеләтә шатлык булды, рәхмәт сезгә. Илләр-көннәр тыныч булсын, - дип рәхмәтен белдерде юбиляр район башлыгына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев