Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Закиров Ислам Габдрахман улы туган ягында, Кайбыч районы Салтыйган авылында авылдашлары өчен корбан ашы үткәрде

Казаннан «Салтыйганым туган бишегем» дип яздырып, торт, тәмле пироглар, чәкчәк, җиләк- җимешләр алып кайтып, авылдашлары, якыннары өчен мул табын әзерләтте.

Корбан ашына халык күп килде. Мәҗлестә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та катнашты.

Аш башланганчы, авылыбызның мулласы, мәчеткә йөрүче бабайлар тәкъбир әйтте. Шундый зур мәҗлес үткәрүе өчен Исламга рәхмәт әйттеләр.

Ислам Габдрахман улы мәҗлесне оештыруда ярдәм күрсәткән авылдашларына, клуб, библиотека хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.

Рушания Камалова, Багай авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев