Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Аграрийлар игътибарына:сыерларга профессиональ «педикюр» кирәк

Тоякларны профессиональ чистарту - эре мөгезле терлекләр сәламәтлеген профилактикалауның бик мөһим элементы.

Тоякларда проблемалар булу хәрәкәтләнүне киметә, аппетитны начарлата һәм хәтта хайванның үлеменә китерергә мөмкин. Белгечләр тоякларны профессиональ лекалалар буенча чистарталар.
Мәсәлән, «Август-Мөслим» сөтчелек комплексы базасында шушы көннәрдә белгечләр-ортопедлар тоякларны функциональ чистарту буенча укулар узган. Чара барышында ветеринария табиблары Удмуртиядә эшләнгән яңа станокны сынап карадылар.
"Педикюр"га беренче булып килгән сыер башта бик гаҗәпләнде. Ә соңыннан, күрсәтелгән хезмәтләр аңа ошады, дип уйладым мин», - дип сөйли «Август-Агро» ИК баш технологы Наталия Козлова.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, «Август-Мөслим»дә 1871 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлекләр саны Германиядән кайтарыла торган голштино-фриз токымлы күп сөтле таналар белән тулыландырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X