«Ак Барс» алдынгыларын хөрмәтләде
29 ноябрьдә Казан шәһәрендә "Ак Барс" холдинг кампаниясе быелгы урып-җыю эшләренә нәтиҗә ясады.
Анда районыбызның өч агрофирмасыннан да вәкилләр катнашты. 2011 елда игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре буенча "Гөбенә", "Алтын кырлар", Заволжье" җәмгыятьләре директорлары, алдынгы терлекчеләр, механизаторлар, шоферлар бүләкләнде. Әлеге тантанада катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кайбычлылар хезмәтенә югары бәя бирде, алдагы елларга уңышлар теләде. Мул табын артында барган тантана Татарстанның эстрада йолдызлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев