Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Авыр кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебезне белдерәбез

Бу көннәрдә гаиләбезнең кайгылы һәм борчулы чагы.

Дөньядагы иң кадерле кешебез – тормыш иптәшебез, әтиебез, бабаебыз, абыебыз Марков Юрий Владимирович озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Авыр кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм кулы сузучыларның барысына да, аеруча Борындык авылында һәм Колаңгы станциясендә яшәүче авылдашларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Авыр көннәребездә безгә булышучыларның барысының да игелекләре гамәл китабына савап булып язылсын. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын.

Марковлар гаиләсе: тормыш иптәше, балалары, онык-оныкчыклары, абыйсы, апасы, киленнәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев