Балаларны яклау юлында
Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе Яшел Үзәндә семинар-киңәшмә үткәрде.
"Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләренең балигъ булмаган балаларның караучысыз калуын һәм хокук тәртибен бозуларына юл куймау профилактикасы системасында ведомтсвоара эшчәнлеген оештырудагы роле. Яшел Үзән муниципаль районының эш тәҗрибәсе" дип исемләнгән семинар-киңәшмә 21-23 май көннәрендә Яшел Үзәндә узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Фатыйма Бикбова һәм комиссия секретаре Фирдания Алиева катнашты. Әлеге семинар-киңәшмәдә яшүсмерләрнең хокукларын саклау, яклауда профилактика белән шөгыльләнүче барлык органнарның үзара хезмәттәшлек итәргә тиешлегенә зур басым ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев