Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бердәмроссиялеләр сайлауга әзерләнә

Узган атнаның шимбәсендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге сәяси Советы утырышы үткәрелде.

Сәяси Совет секретаре Җәүдәт Гаффаров катнашында узган әлеге утырышта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясендә катнашу, торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары турындагы мәсьәлә каралды. Сәяси Совет әгъзалары сайлау кампаниясендә катнашуның мөһим стратегик мәсьәлә булуы турында фикер алыштылар. Партиянең барлык беренчел бүлекчәләрендә дә февральдә бу хакта җыелышлар үткәрергә тәкъдим ителде. Әлеге утырышта катнашкан партиянең җирле контроль-ревизия комиссиясе рәисе Гөлнур Гатиятуллина тарифлар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге “Бердәм Россия”

2
X