Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Безнекеләр булдыра

Гыйнварның соңгы көнендә Апас районы мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" дигән республика бәйгесенең зона туры узды.

Хатын-кызларның җәмгыятьтәге ролен арттыру максатында "Татарстан хатын-кызлары" республика җәмә­гатьчелек оешмасы һәм ТР Профсоюзлары федерациясе тарафыннан оештырылучы әлеге бәйгедә Идел­аръягы районнарының иң уңган хатын-кызлары чыгыш ясады. Анда Кайбыч данын яклап Соравыл клубы мөдире Мария Ямщикова һәм Бәрлебашы мәктәбе укытучысы Исламия Мусина катнашты. Исламия ханым бәйгедән зур җиңү белән кайтты: «Хатын-кыз - класс җитәкчесе» номинациясендә беренче урынны яулап, диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Ел хатынкызы