Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бүләккә лаек булдылар

Республикада авыл халкының эшлекле сыйфатларын үстерү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ныгытуга зур игътибар бирелә. Бу нисбәттән безнең районда да федераль программалар уңышлы эшли.

Әле шушы көннәрдә генә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бу юнәлештә нәтиҗәле эшләүчеләрне бүләкләделәр. Министрлыкның Игенчеләр сараенда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм­мәт­шин һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узган тантанада 110 кешегә акчалата призлар һәм дипломнар тапшырдылар. Ябалак һәм Чүти авыл җирлекләре башлыклары Мөслимә Гыйззәтуллина һәм Алексей Козлов "Гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекләр белән югары тәэмин ителешне саклау" номинациясендә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекләр белән югары тәэмин ителешне саклау”