Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Донор көне узды

4 майда Олы Кайбыч мәдәният йортына "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан салу станциясе" дәүләт сәламәтлек саклау автоном учреждениесе автопоезды килде.

Донорлар - лейкоз, гемофилия кебек авырулардан интегүчеләр, төрле һәлакәтләргә очраучыларның, кан салу таләп ителгән бәби табучы аналар, яңа туган сабыйларның гомерен саклап калырга теләүче игелекле кешеләр алар. Донор көнендә 95 кеше катнашырга теләк белдергән. Әмма дүрт кешенең паспорты булмаган, унҗиде кешедән салмыш хәлдә килгән өчен кан алмаганнар. Бу көнне барлыгы 33 литр кан алынган. Узган елның октябрендә үткәрелгән донор көнендә ул 17 литр гына булган. Район үзәк сырхауханәсеннән хәбәр иткәнчә, быел донор көнендә Олы Кайбыч, Зур Подберезье, Пләтәни, Иске Буа, Бортас, Колаңгы, Бәли, Надеждино, Морат, Ябалак авылларында яшәүчеләр актив катнашкан. Ә менә Федоровское һәм Борындык авылларыннан кан бирергә килүчеләр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Донор көне