Гаилә фермалары – заман таләбе
Бу атнаның сишәмбесендә Питрәч районында авылда яшәүчеләрнең эш активлыгын күтәрү һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган әлеге киңәшмәдә барлык районнарда да шәхси хуҗалыкларны үстерүгә зур басым ясалды. Бу эштә авыл җирлекләре башлыкларына зур бурычлар йөкләнә. Әлеге киңәшмәдә катнашучылар Питрәч районының Күн авылында гаилә фермаларын карады. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рузалия Малова, барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев