Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Газиз әтиемне югалттым

Якыныңны югалту бигрәк авыр икән.

Үз башыңа төшкәч, моның шулай икәнлегенә тагын да ныг рак инанасың. Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез. Морза Бәрлебашы авылында гомер кичергән әтиебез Тәлгать Хикмәтулла улы Хикмәтуллин арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Кайгылы көннәрдә безгә ярдәм кулы сузган, әтиебезне соңгы юлга озатуда булышкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, “Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” идарә итү кампаниясе җәмгыяте коллективына, , “Таттехконтроль» җәмгыятенең Буадагы филиалы җитәкчесе Азат Җамалетдиновка, шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин һәм “Диләрә” кафесы хезмәткәрләренә, Олы Кайбычтагы “Миләшкәй” балалар бакчасы, район Советы һәм башкарма комитеты коллективларына, хезмәттәшләребезгә, авылдашларыбызга, тирә-күршеләребезгә, туганнарыбызга, дусларыбызга, күрше авыллардан килүчеләргә, дин әһелләренә, пакьләндереп җир куенына иңдерүчеләргә, хәсрәтебезне үзенеке кебек кабул иткән һәр кешегә мең-мең рәхмәтләр яусын. Район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Гөлнара Сафиуллина, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге фельд шеры Ирек Әхмәтов, шофер Илдус Сәлахиев, авылыбыз фельдшеры Рузалия Хәмидуллинага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Кылган изгелекләрегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын. Әтиебезнең рухы шат булсын иде!

Тирән хөрмәт белән: Хикмәтуллиннар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев