Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Гөлнур Мотыйгуллина: "Бездә чит кеше кайгысына битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр яшәвенә һаман саен инана барам"

Әлеге хатымда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, урынбасары Рәмис Хәялиевка, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллинага, Иске Чәчкаб авылыннан Илсур Габидуллин җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасына рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.

Нәкъ менә шушы изге күңелле кешеләр ярдәме белән без яңа мунчалы булдык. Физик мөмкинлеге чикле булган авыру бала тәрбияләүче аз керемле гаилә буларак, теге-яки мәсьәләне хәл итү өчен, миңа җитәкчеләргә еш мөрәҗәгать итергә туры килә. Бездә чит кеше кайгысына битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр яшәвенә һаман саен инана барам. Үзебезнең хәлдән килмәгәч, мунча кирәклеге турындагы гозеремне Альберт Илгизәровичка җиткердем. Ул мине игътибар белән тыңлады, авыру балабызның хәле белән кызыксынды, бала хакына һәрвакыт кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен әйтте. Районыбыз белән  шундый игелекле җитәкче идарә итүенә чын күңелемнән сөенәм. Осталар эшләгән вакытта безне мунчаларыннан калдырмаган күршекәйләрем Әминә Гомәрова, Гөлфирә Ярхәмоваларга аерым рәхмәтебезне белдерәм. Гаиләбезгә күрсәткән изгелекләр үзегезгә игелек булып кайтсын иде.

Гөлнур Мотыйгуллина, 
Кече Кайбыч авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев