Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хокукларын беләләр

Быел сентябрь аенда мәктәпләрдә уздырылган парламент дәресе кысаларында "Мин бала, мин гражданин" дигән темага укучылар арасында бәйге игълан ителгән иде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән әлеге бәйгедә Кайбыч укучылары да актив катнашты. Кичә ТР Дәүләт Советында шушы бәйгенең республика турында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Кошман мәктәбенең VI классыннан биш укучы бар. Ул укучылар рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Садриева белән берлектә "Баланың хокуклары һәм бурычлары. Мин үземне ничек якларга икәнлеген беләм" дигән стена газетасы чыгарган һәм "Иң яхшы агитация-агарту стена газетасы" номинациясендә җиңү яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук “Мин бала, мин гражданин”