Имтиханнарны – онлайн режимда
Тугызынчы класс укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе, унберенчеләргә бердәм дәүләт имтиханнарына нәтиҗәле әзерләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер.
Кичәге көннән имтиханнарны интернет-форум кысаларында онлайн режимында тапшырып карау мөмкинлеге бирелде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус боерыгы да бар. 13 мартта унберенче класс укучылары физикадан тест узды, бүген җәмгыять белеменнән тапшыралар, 15 мартта рус теленнән, 16 мартта математикадан белемнәрен сынап караячаклар. Тугызынчы класс укучылары өчен рус теле һәм математикадан тест узу көне 19-22 мартка билгеләнгән. Укучылар тестны бушлай уза. Интернет-форумда катнашучылар өчен инструкция "Буду студентом" abiturient.ksu.ru социаль-мәгариф челтәрендә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев