Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Изгелек җирдә ятмый

Бу атнаның дүшәмбесендә Казан шәһәрендәге Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "2011 ел хәйриячесе" дигән республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.

ТР Министрлар Кабинеты һәм хәйрия эшчәнлеге буенча республика Советы үткәргән әлеге тантана Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. "Эре һәм урта предприятиеләр" дигән номинациядә җиңүчеләр арасында районыбызның Рамил Каюмов җитәкчелегендәге "Алтын кырлар" җәмгыяте дә бар. Бу чарага хәйриячеләр ярдәмен тоеп яшәүчеләр дә чакырылды. Олы Кайбычтан бер айлык баласына операция ясатканда хәйрия ярдәме күрсәтелгән Ильяс Галиуллин да бар иде. Тантанада шулай ук район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, башкарма комитет җитәк­чесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова, мохтаҗларга даими рәвештә ярдәм итүчеләр - Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Светлана Журавлева, шәхси эш­мәкәрләр Илфат Гобәев, Рамил Закиров та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “2011 ел хәйриячесе”